12 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Казанда иң күркәм кияү белән кәләшне сайладылар
Казанда иң күркәм кияү белән кәләшне сайладылар. Шул ук исемдә узган проект-конкурсның оештыручысы Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, чараның максаты - яшьләрне гаилә тормышына әзерләү, элеккеге милли традицияләрне искә төшерү. Шул исемгә лаек булырга кирәк Тумышлары белән республиканың төрле районнарыннан, бүгенге көндә Казанда укучы, эшләүче дүрт егет һәм...
-
Өч кечкенә бала янып үлгән
Кичә көндез шәхси йортта чыккан янгында өч бала янып үлде. Аларның иң кечкенәсенә бер, олысына дүрт яшь. Бу хәл Саратов өлкәсендәге бер авылда була. Фаразларга караганда, балалар өйдә үзләре генә булганнар. Тикшерү бара. Балаларын югалту өстенә өлкәннәрне җавапка тартырга да мөмкиннәр. Фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар. Әлмәт таңнары
-
“Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина белән очрашу
Бүген, 12 ноябрьдә Балалар иҗат үзәгендә, 2 миллионлык грантка ия "Зөләйха күзләрен ача" китабы авторы Гүзәл Яхина белән очрашу була.
-
«АвтоВАЗ»ның хәлләре мөшкел
«АвтоВАЗ» хезмәткәрләрен 18 декабрьдән 31 енә кадәр эштән туктатып торырга да мөмкиннәр. Бу чор өчен аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше түләп барылачак. Аннары Яңа ел яллары кушылып китә. Ун ай йомгаклары буенча, Lada сату безнең илдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30% ка кимегән. Бу - 224...